Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институтының Генераль ассамблеясенең (SMIIC) 21 нче утырышы

Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институтының Генераль ассамблеясенең (SMIIC) 21 нче утырышы
Дата:
Башына кадәр

2026 елның 26-28 октябрендә Казанда Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институтының Генераль ассамблеясенең (SMIIC) 21 нче утырышы узачак.

 

Чара турында

 SMIIC (Ислам дәүләтләренең стандартлаштыру һәм метрология институты) Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (OIC) кысаларында әгъза илләр өчен бердәм (бигрәк тә хәләл) стандартлар эшләү, кулланучыларның сыйфатын тәэмин итү һәм аларны яклау максатында төзелгән.

1999 елда нигезләнгән оешма дистәләгән илне берләштерә, төрле тармакларда стандартларны гармонияләштерү өстендә эшли, азык-төлек продуктларыннан алып метрологиягә кадәр. Хәзерге вакытта SMIIC әгъзалары булып Азия һәм Африканың 48 дәүләте тора. 2019 елда Россия Федерациясе SMIIC составына күзәтүче сыйфатында керде.

2026 елгы утырышның алдан эшләнгән программасына түбәндәге чараларны үткәрү керә:

  • Финанс һәм стратегик комитет утырышы (26 октябрь) – Millenium PanoramaHotels;
  • SMIIC Директорлар советының 32 нче утырышы (27 октябрь) – Казан Ратушасы;
  • SMIIC Генераль Ассамблеясенең 21 нче утырышы (28 октябрь) – Millenium Panorama Hotels.