«Алтын минбар» XXII Казан халыкара кинофестивале

«Алтын минбар» XXII Казан халыкара кинофестивале
Дата:
Башына кадәр

2026 елның 4 сентябреннән 8 сентябренә кадәр Казанда «Алтын минбар» XXII Казан халыкара кинофестивале — традицияләрне һәм заманча кинематографны берләштерүче уен, документаль һәм анимацион фильмнар конкурсы узачак.

 

Фестиваль турында

 

Фестивальнең игътибар үзәгендә – кешеләрне берләштерергә сәләтле, мәңгелек кыйммәтләрне чагылдыра торган һәм мәдәни традицияләр белән элемтәне саклый торган кинокартиналар. Алар милләтенә һәм диненә карамастан, тынычлык, түземлелек һәм гуманизм идеяләрен алга сөрә.

Чараның девизы: «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына». «Алтын минбар» кинематографистлар һәм продюсерларны, мәгариф һәм киноиндустрия өлкәсендәге белгечләрне, партнерлык кинофестивальләре, кинофорумнар һәм халыкара кинооешмалар вәкилләрен, тармак экспертларын һәм фикер лидерларын берләштерә.

I фестивальгә дөньяның 12 иленнән 40 кино эше тәкъдим ителгән иде. 2025 елда Фестиваль тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итте – 67 илдән 845 гариза бирелгән иде.