2026 елның 5-9 октябрь көннәрендә Казанда ЗАГС органнарының Бөтенроссия киңәшмәсе узачак. Анда Россия Федерациясе юстиция министрлыгы, Россия Федерациясе финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте җитәкчеләре, шулай ук Россия Федерациясенең 89 төбәгеннән ЗАГС органнары җитәкчеләре катнашачак.
Киңәшмә турында
Россия Федерациясе юстиция министрлыгы ел саен Россия Федерациясе төбәкләрендә ЗАГС органнары җитәкчеләренең Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрә. 2012 елдан башлап киңәшмәләр Санкт-Петербург, Красногорск, Воронеж, Екатеринбург, Түбән Новгород, Уфа, Калининград, Салехард шәһәрләрендә уздырылды.
Бөтенроссия киңәшмәсен уздыруның максаты – Россия Федерациясе төбәкләренең ЗАГС органнары үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, аларның эшчәнлегенең методик нигезләрен ныгыту һәм ЗАГС органнарының иң яхшы эш тәҗрибәләрен төбәкләрдә тарату.
Чараның беренче көнендә пленар утырыш уза: федераль хакимият органнары вәкилләре һәм ЗАГС җитәкчеләре тармакның үсеше турында доклад ясыйлар, гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу өлкәсендә ел йомгакларын чыгаралар һәм киләсе елга өстенлекләрне билгелиләр.
Икенче көнне ЗАГС эшен демографик һәм цифрлы бурычлар белән синхронлаштыруга юнәлдерелгән стратегик сессияләр үткәрелә. Аларның максаты – ЗАГС эшен модернизацияләүгә бердәм карау эшләп чыгару, цифрлы технологияләр һәм ведомствоара багланышлар кертү, шулай ук җитәкчеләрнең идарә итү компетенцияләрен күтәрү. Сессияләр ЗАГС эшчәнлеген чиста теркәү функцияләреннән төбәкләрнең социаль өлкәсендәге актив роленә күчерергә ярдәм итә.