Россиянең Генераль прокуроры Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булган дәүләтләренең генераль прокурорларының 24 нче утырышында катнашты

Россиянең Генераль прокуроры Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булган дәүләтләренең генераль прокурорларының 24 нче утырышында катнашты
Басылган датасы:

Утырыш эшендә Белоруссия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Таҗикстан, Үзбәкстан тулы хокуклы органнары, ШХО секретариаты, ШХО террорчылыкка каршы региональ структурасы вәкилләре, күзәтүче дәүләт статусына ия Монголия делегациясе, шулай ук Азәрбайҗан, Катар, Лаос, Мальдив Җөмһүрияте, Мьянма, Непал, Согуд Гарәбстаны делегацияләре һәм ШХО диалог буенча партнерлары булган Төркия һәм Шри-Ланка катнашты.

Чит ил хезмәттәшләрен сәламләп, Александр Гуцан фикер алышырга тиешле «Традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокукка каршы контент таратуны профилактикалау» темасының актуальлеге өстәмә аргументациягә мохтаҗ булмаганына басым ясап үтте.

«Безнең балаларыбызның нинди булып үсүенә гомуми киләчәк бәйле, – диде Россия Генераль прокуроры. – Без аларны көчләүдән, криминалдан, җимергеч идеологиядән, куркыныч мавыгулардан һәм гармонияле үсешкә комачаулый торган тагын бик күп янаулардан сакларга тиеш. Бу бурычны хәл итүдә прокурорлар компетенцияләреннән һәм авторитетларыннан чыгып төп рольләрнең берсен уйныйлар».

Делегацияләр җитәкчеләре хокук куллану тәҗрибәсе турында фикер алыштылар, уртак гамәли чаралар эшләп чыгардылар һәм яшьләргә деструктив йогынты ясауны профилактикалау өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләделәр.

Россиянең Генераль прокуроры «Балигъ булмаганнарны деструктив агымнарга җәлеп итүне профилактикалау буенча күзәтчелекне оештыру, тәрбия һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру инструментларының берсе буларак традицион кыйммәтләрнең ролен арттыру» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Утырыш азагында катнашучылар йомгаклау беркетмәсенә кул куйдылар. Документ традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм балигъ булмаганнар арасында хокукка каршы контент таралуны профилактикалау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне активлаштыруны, мәгълүмат алмашуны, балигъ булмаганнарга зыян китерә торган материалларны ачыклау һәм интернетта таралуны кисәтү һәм булдырмау өлкәсендә хокук куллану эшчәнлегенең иң яхшы тәҗрибәләре һәм нәтиҗәләре белән тәэмин итүне күздә тота. Гомуми бурыч – ШХО әгъзалары булган дәүләтләрнең прокуратураларының уку, фәнни-мәгариф һәм фәнни-гамәли оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекне ныгыту формалаштырылды.

Яклар шулай ук тәҗрибә уртаклашу һәм балигъ булмаганнар өчен имин мәгълүмати мохит тәэмин итү өлкәсендә нәтиҗәле әмәлләр эшләү буенча уртак чаралар уздыруны планлаштырдылар.

ШХО әгъзалары булган дәүләтләрнең генераль прокурорларының киләсе утырышы 2027 нче елда Үзбәкстанда узачак.

Мәгълүмат: Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШХО) төзү турындагы Декларация 2001 елда Кытайда имзаланган. Хәзерге вакытта халыкара мәйданчык ун илне берләштерә: Белоруссия, Һиндстан, Иран, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Пакистан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан. ШХО әгъза-дәүләтләренең генераль прокурорларының беренче утырышы 2002 нче елда Шанхайда узды.