Казанда Александр Гуцан рәислегендә БДБ һәм ШХО дәүләтләренең күзәтчелек идарә тармаклары тарафыннан халыкара чаралар узачак

Казанда Александр Гуцан рәислегендә БДБ һәм ШХО дәүләтләренең күзәтчелек идарә тармаклары тарафыннан халыкара чаралар узачак
Басылган датасы:

Россия Федерациясе Генераль прокуроры Александр Гуцан эш визиты белән Казанга БДБ һәм ШХО илләренең күзәтчелек идарә тармаклары тарафыннан халыкара чараларда катнашу өчен килде.

Татарстанда Россия Генераль прокуроры рәислегендә Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегендә катнашучы дәүләтләрнең генераль прокурорлары Координация советының 36 нчы утырышы һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы әгъзасы булган дәүләтләренең генераль прокурорларының 24 нче утырышы узачак.

Генераль прокурорларның координация советы (ГПКС) һәм ШХО форматындагы чаралар күзәтчелек идарә тармакларының халыкара хезмәттәшлеген ныгыту өлкәсендә ел саен үткәрелә торган мөһим вакыйгалар булып тора, прокурор хезмәтләре башлыкларына ике якны да кызыксындыра торган актуаль темалар буенча турыдан-туры сөйләшүләр уздырырга мөмкинлек бирә.

ГПКС утырышының төп өлеше чит илдән активларны кире кайтару өлкәсендә заманча сынаулар һәм яңа карарлар турында фикер алышуга багышланачак. ШХО чарасы кысаларында катнашучылар традицион гаилә кыйммәтләрен яклау һәм балигъ булмаганнар арасында деструктив контент тарату мәсьәләләрен караячак.

Һәр утырышның темасы буенча Александр Гуцан доклад ясаячак.

Россия Генераль прокурорының эш программасы кысаларында шулай ук аның чит ил хезмәттәшләре белән очрашулар узачак. Ике яклы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән документларга кул кую планлаштырылган.

Мәгълүмат: БДБ илләре генераль прокурорларының координация советы (ГПКС) 1995 нче елда оештырылган, ә 2000 нче елда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең дәүләтара органы статусын алган. Хәзерге вакытта ГПКС әгъзалары булып Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан генераль прокурорлары тора. Күзәтүчеләр буларак Төркмәнстан Генераль прокуратурасы, БДБ Башкарма комитеты һәм бердәмлекнең тармак хезмәттәшлеге органнары вәкилләре чакырылган.