2026 елның 3-5 сентябрь көннәрендә Казанда беренче мәртәбә XVI «Комплекслы иминлек» халыкара куркынычсызлык чаралары салоны узачак. Оештыручылар булып Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте билгеләнә.
Салонның күргәзмә экспозициясе концепциясе «дүрт куркынычсыз табигать көчләре» принцибында төзелгән, ул куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп юнәлешләрен чагылдыра:
Ут: янгыннарны кисәтү һәм бетерү технологияләре, янгын сүндерү системалары, янгынга каршы техника һәм махсуслаштырылган җиһазлар.
Җир: инфраструктура һәм сәнәгать объектларын саклау технологияләре, гражданлык оборонасы системалары, табигый һәм техноген куркынычларны күзәтеп тору.
Һава: пилотсыз авиация системалары, гадәттән тыш хәлләр зоналарында һава күзәтеп тору, күзәтү һәм разведка технологияләре.
Су: суда коткару һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү технологияләре, водолаз җиһазлары һәм коткару комплекслары.
Күргәзмә экспозициясе структурасы куркынычсызлык тармагының төп технологик сегментларын чагылдыра: янгын куркынычсызлыгы, гражданлык оборонасы, коткару технологияләре, цифрлы куркынычсызлык системалары, пилотсыз һәм робототехник комплекслары.
Салонда катнашу – бу үз продукцияңне алдынгы дәүләт мәйданчыгында тәкъдим итү, дәүләт заказ бирүчеләре, профильле ведомстволар һәм халыкара партнерлар белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге. Салон кысаларында эшлекле программа, технологияләрне презентацияләү, шулай ук техниканы һәм җиһазларны реаль шартларда күрсәтү планлаштырылган.
Салонга 30 дан артык илдән 20 меңнән артык белгеч, шул исәптән федераль хакимият органнары, төбәк структуралары, сәнәгать предприятиеләре, фәнни оешмалар һәм чит ил делегацияләре вәкилләре килер дип көтелә.
Җиһазлар җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне, куркынычсызлык технологияләрен эшләүчеләрне һәм профильле оешмаларны XVI «Комплекслы иминлек» халыкара салонында катнашырга чакырабыз. Экспонентларны теркәү 20 август көненә кадәр рәсми сайтта ачык: https://kbexpo.ru/.
Куркынычсызлык өлкәсендә 2026 елның төп вакыйгасының катнашучысы булыгыз!
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чараны яктыртуга чакырабыз. Аккредитация 26 август көненә кадәр бара. Моның өчен форманы һәр журналистка сылтама буенча индивидуаль тутырырга кирәк: https://security.badgeonline.ru/auth/event?event=lvWRtfZ7&status=QucTaLBd.
Аккредитация һәм ММЧ вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түбәндәге номерларга мөрәҗәгать итегез:
Гульнара +7 987 419-22-88
Оксана +7 937 583-65-15.