2026 елның 3-5 сентябрь көннәрендә Казанда беренче мәртәбә XVI «Комплекслы иминлек» куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары халыкара салоны узачак. 15 ел эчендә Салон үзен куркынычсызлыкны тәэмин итү технологияләре өлкәсендә Россиянең иң зур махсуслаштырылган күргәзмә мәйданчыгы буларак танытты. 2026 елда чара Казанда узачак. Казан соңгы елларда дөньякүләм эшлекле, спорт һәм мәдәни вакыйгалар үзәгенә әверелде.
Күргәзмә концепциясе «дүрт куркынычсыз табигать көчләре» принцибында төзелгән: ут — янгыннан саклау, җир — инфраструктура һәм сәнәгать объектларының иминлеге, һава — һава киңлеген саклау, су — суларда коткару. Шул ук принцип эшлекле программа нигезенә ятачак.
Салон кысаларында гражданлык оборонасы, янгын куркынычсызлыгы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү мәсьәләләре буенча тематик конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм стратегик сессияләр узачак. Төп вакыйгалар арасында III «Нефть объектларының иминлеген тәэмин итү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе, ШХО һәм ЕИБ илләре семинарлары, шулай ук «Имин Арктика-2027» стратегик сессиясе. Техниканы һәм җиһазларны реаль шартларда күрсәтү планлаштырыла.
Күргәзмә экспозициясе куркынычсызлык тармагының төп технологик сегментларын берләштерәчәк: янгын куркынычсызлыгы, гражданлык оборонасы, коткару технологияләре, цифрлы куркынычсызлык системалары, пилотсыз һәм робототехник комплекслар. Салонга 30 дан артык илдән 20 меңнән артык белгеч килер дип көтелә. Алар арасында федераль һәм төбәк хакимият органнары, сәнәгать предприятиеләре, фәнни оешмалар һәм чит ил делегацияләре вәкилләре.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү өлкәсендә эшләүче чит ил компанияләре һәм профильле идарәчәлекләр катнашуы Салонны тәҗрибә уртаклашу һәм иминлекне тәэмин итүнең дөньякүләм практикалары турында фикер алышу өчен төп халыкара мәйданчыкларның берсе итә. XVI «Комплекслы иминлек» салоны җиһазлар җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр өчен үз продукцияләрен әйдәп баручы дәүләт мәйданчыгында тәкъдим итү, ә белгечләр өчен куркынычсызлык индустриясенең соңгы тенденцияләреннән хәбәрдар булу өчен уникаль мөмкинлек.
Куркынычсызлык өлкәсендә 2026 елның төп вакыйгасына эләгергә өлгерегез. Тулырак мәгълүматны һәм теркәлүне рәсми сайтта карап була — https://kbexpo.ru/.
Салонны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен чараны яктыртуга чакырабыз. Аккредитацияләү 26 август көненә кадәр мөмкин. Моның өчен форманы һәр журналистка түбәндәге сылтама буенча индивидуаль тутырырга кирәк: https://security.badgeonline.ru/auth/event?event=lvWRtfZ7&status=QucTaLBd.
Аккредитация һәм ММЧ вәкилләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түбәндәге номерларга мөрәҗәгать итегез:
Гульнара — +7 987 419-22-88
Оксана — +7 937 583-65-15